Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы Ижевскидагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ижевск шәһәрендә фаҗигадә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. Парламентарийлар исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев исеменә телеграмма җибәрде.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән Ижевск шәһәренең 88нче мәктәбендә фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә кайгы уртаклашам. Белем бирү учреждениесенә кораллы һөҗүм вакытында гаепсез кешеләр, шул исәптән кечкенә балалар үлеме турындагы куркыныч хәбәр татарстанлыларның йөрәгенә кайгылы кайтаваз булып керде», – дип искәртеп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
«Туганнарының һәм якыннарының югалту кайгысын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Педагогик коллективка һәм укучыларга теләктәшлек белдерәбез», – дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Искәртәбез, Ижевск шәһәренең 88нче мәктәбендә укып чыккан егет бүген иртән анда атыш оештырды һәм үз-үзенә кул салды. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадән соң 15 кеше үлде, алар исәбенә 11 балигъ булмаган бала да керә. Тагын 24 кеше җәрәхәтләр алган. Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин бу фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты, төбәк һәм федераль хакимиятләргә һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү өчен барлык кирәкле йөкләмәләрне бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз