news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы этил спиртын законсыз саткан өчен җәзаны катгыйландыруны сорый

Татарстанның Дәүләт Советы этил спирты һәм азыкка яраксыз спиртлы продукцияне берәмләп законсыз сату өчен физик затларга җәзаны катгыйландыру турында закон инициативасын Дәүләт Думасына юллаячак.

Дәүләт Советының 38 нче утырышында депутатлар РФ Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын хуплады. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров алкоголь продукциясенең легаль булмаган җитештерү һәм әйләнешенә каршы тору халык арасында эчкечелекне кисәтү буенча дәүләт сәясәтенең төп максатларының берсе булуын әйтте.

Хәзерге вакытта физик затлар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы алкоголь һәм спиртлы азык-төлек продукциясен саткан очракта гына бирелә. Этил спирты һәм азык-төлек булмаган спиртлы продукция саткан өчен җаваплылык законда искәртелмәгән иде.

Сүз 150 мл га кадәр духи, ислемайлар, одеколоннар, тән тиресен тәрбияләү өчен 250 мл га кадәр күләмдәге чаралар, металл аэрозоль савытларда азык-төлек саналмаган спиртлы продукция турында бара. Закон проекты буенча, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара торган вазифаи затлардан кала, юридик белеме булмаган башка физик затлар, этил спирты һәм азык-төлек булмаган спиртлы продукция саткан өчен җаваплылыкка тартылачак.

Быел этил спирты һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә 81 җинаять, 315 хокук бозу очрагы ачыкланган, 215 мең литр легаль булмаган алкоголь әйләнештән алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100