Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы депутаты вакытны бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Яһудин республикада вакытны Мәскәү вакытына карата бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итте. Парламентарий ТР Дәүләт Советының 53нче утырышында шулай дип белдерде.
«Татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен килешү кирәк: вакытны Мәскәү вакытына карата даими рәвештә бер сәгатькә алга күчерергә, шулай ук җәйге чорда вакытны тагын бер сәгатькә алга күчерергә. Шул рәвешле, җәен – плюс ике сәгать, калган вакытта плюс бер сәгать булачак», - диде спикер.
Яһудин сүзләренчә, Татарстанга күрше төбәкләрнең күбесендә вакыт йә бер сәгатькә (Самара, Ульяновск, Ижевск), йә ике сәгатькә (Уфа, Оренбург) күчерелгән.
«Мәскәү вакыты Мәскәү һәм якын-тирә төбәкләр өчен туры килә. Татарстан көнчыгышта урнашкан, бездә кояш та башкача чыга һәм бата», - дип искәртте депутат.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимнең республика Хөкүмәтенә юлланачагын әйтте. «Сәламәтлек саклау, Икътисад, Финанс министрлыклары белән бергә тагын һәм тагын бер тапкыр икътисади якны исәпләү өчен», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз