news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев: Без - җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев: Без - җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

«Минем Герой - минем гаиләм» патриотик флешмобка Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев кушылды. Ул «Татар-информ»га Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан бабасы һәм әтисе турында сөйләде.

«Минем бабай Юныс Сафин Беренче бөтендөнья сугышында катнашты. Ул - Георгий хачы кавалеры, мин бабам белән бик горурланам. Әти Галимҗан Һадиев та сугышта булган, ул гвардиянең өлкән сержанты иде, аңа «Батырлык өчен» медале бирелгән. Әнием яшь чагында колхозда эшләде, аны тылда фидакарь хезмәт өчен бүләкләделәр», - диде ул.

Таһир Һадиевның күп кенә туганнары сугыш елларында тылда эшләгән, «алар булдыра алганча Җиңү көнен якынайткан». Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнар да бар.

«Җиңү көне - безнең гаилә өчен мөһим бәйрәм. Без һәрвакыт җыелабыз, туганнарны искә алабыз, әти һәм бабабыз белән горурланабыз. Без - җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары», - дип йомгаклады Таһир Һадиев.

Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннан соң бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда чыга, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм «Үлемсез полк»ка өстәмә була. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше үз язмасын тәкъдим итте.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (хәрбиләргә, тыл хезмәтчәннәренә) багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100