news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев Болгарда тавыш биргән

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев Болгарда тавыш биргән
Фото: http://spas-rt.ru

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев тормыш иптәше Мәйсәрә ханым белән Болгардагы 2543нче сайлау участогында тавыш биргән. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Камил Ногаев һәм аның тормыш иптәше һәрвакыт Спас районында тавыш бирә.

«Сайлауларга йөрергә кирәк! Ә бигрәк тә хәзер, махсус хәрби операция барганда, Россиягә каршы булган илләр сайлау барышына комачауларга, аларны бозарга тырыша. Без хәзер аеруча берләшергә тиеш! Бөтен ил белән тавыш бирергә! Лаеклы ил башлыгын сайларга һәм аны бердәмлегебез белән ныгытырга. Чөнки бердәмлектә - көч!» – дип белдерде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100