news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Әлки районында ифтар уздырды

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Әлки районында ифтар уздырды
Фото: http://alki-rt.ru/

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев һәр елны Әлки районында берничә авылда ифтар үткәрә. Быелгы Рамазан аенда аның исеменнән тәүге авыз ачтыру Чуаш Кичүе авылында булды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Биредә мәктәп ашханәсендә озын-озын өстәлләр куеп ике яклап табыннар хәзерләнгән иде. Бер якта ир-атлар урын алган. Алар арасында Чуаш Кичүеннән тыш Әхмәт, Иске Әнҗерә авыллары халкы да чакырулы иде. Икече якта хатын-кызларга урыннар хәзерләнгән.

Чуаш Кичүе имамы Зөфәр хәзрәт Гатин изге Рамазан ае турында вәгазь сөйрәде, Коръән сүрәләре укыды. Кунакларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде. Ул районда туп-үскән Фоат Вәлиевка бүгенге ифтарны оештырганы өчен барлык кунаклар исеменән рәхмәтләр җиткерде.

«Бик тынгысыз чорда яшибез. Росссия байлыгына кызыгучы илләр барысы да безгә каршы күтәрелде. Егетләребез безнең иминлекне саклап яуда батырлык үрнәкләре күрсәтә. Тизрәк сугышлар бетеп алар исән – имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде», – диде Фоат Вәлиев.

«Әле генә Чуаш Кичүе авылы урамнарын әйләндем. Бик матур йортлар җиткереп, әйбәт кенә яшәп ятасыз икән. Авылларда республика программалары буенча мәктәпләр,балалар бакчалары, клублар сәламәтлек саклау оешмалары төзелә, ремонтлана. Яңарак кына халкыбыз, бик активлык күрсәтеп илебез Президенты сайлауларында катнашты. Тормышларыбыз киләчәктә дә алга барыр. Бүгенге ифтарга килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, исән-сау булыгыз», - дип теләкләрен җиткерде ул.

Зөфәр хәзрәт азан әйтте. Авыз ачкач, намазлар укылды. Аннан бар кунаклар Фоат Вәлиев исеменнән хәзерләнгән мул табынн артына чакырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100