Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы депутаты беренче көнне үк сайлауга барган: Соңракка калдырмыйбыз
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин тормыш иптәше белән Россия Президентын сайлауның беренче көнендә тавыш бирде. Парламентарий үзенең телеграм-каналында сөйләгәнчә, гаилә «Яблочко» 118 нче балалар бакчасындагы 2832 нче сайлау участогына төшке аш вакытында килгән.
«Мондый мөһим вакыйганы соңгы көнгә калдырмыйбыз. Илебезнең киләчәге өчен тавыш бирүче беренчеләр рәтендә булырга телибез. Сайлау ул – ил тормышына якын киләчәктә генә түгел, ә дөньядагы вакыйгаларны исәпкә алып, алга озак елларга тәэсир итәр өчен реаль мөмкинлек», – дип уртаклашкан Нигъмәтуллин постында.
Ул, шулай ук, тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участокларына шактый халык килүен билгеләп узып, моңа гаҗәпләнүен белдергән. Нигмәтуллин башкаларны да озакка сузмыйча сайлауга барырга өнди.
Депутат әйтүенчә, сайлауга йөрү ул – гаиләләрендә балачактан формалашкан традиция. «Элек моны әти-әниләр белән бергә башкара идек, хәзер үзебез аерым йөрибез. Бер сайлауны да калдырмыйбыз», – дигән ул.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
- Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз