news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә гражданнарны кабул итә

26 майда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә 27нче номерлы Девон бермандатлы сайлау округы буенча гражданнарны кабул итә. Кабул итү 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр була. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Кабул итү Әлмәт шәһәре Маяковский урамы, 3 нче йорт, 3 нче ТОС (1 кат) адресы буенча үткәрелә.

Кабул итүгә 25 майда 31-43-09 телефоны буенча 17.40-19.00 сәгатьләрдә язылырга мөмкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot