Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга 365 миллион сумнан артык акча тотылачак
Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга 365 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу акчалар республика бюджетыннан бүленгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Чыгымнарның төп статьялары – исәпләүләр белән өстәмә хезмәт хакы (240,5 миллион сум), басма продукция әзерләү (28,8 миллион сум), шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен әзерләү (26 миллион сум), сайлаучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү (20 миллион сум)», – дип сөйләде спикер.
Моннан тыш, сайлау бюллетеньнәрен махсус элемтә аша илтеп тапшыру, участокларда видеокүзәтү оештыру, гражданлык-хокукый килешүләр буенча түләү, технологик җиһазлауга, «ИнформУИК» проектына, канцелярия товарлары һәм белем бирү программаларына 4 миллион сум тотылачак.
- Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Йөз депутат сайланачак: иллесе – бердәм сайлау округы, иллесе – бер мандатлы округлар буенча. Моннан тыш, республиканың 38 районы территориясендә һәм Әлмәттә җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларына өстәмә сайлаулар узачак.
Нефедов сүзләренчә, партия исемлекләрен тәкъдим итүне хуплап имзалар җыюдан 7 сәяси партия азат ителгән. Калган партияләр республика сайлаучылары саныннан 0,5 процент имза (ягъни 14 644 имза) җыярга тиеш булачак.
Партия кандидатлары һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләр округта сайлаучыларның өч процентының имзаларын тәкъдим итәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августтан башланачак. Тавыш бирү 8 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз