news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау датасын 54нче утырышта билгеләячәкләр

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау датасын 54нче утырышта билгеләячәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы уза. Анда депутатлар җиденче чакырылыш парламентка сайлаулар датасын билгеләячәк.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 29 мәсьәлә, шул исәптән 16 – республика, биш федераль закон проекты кертелгән. Республика законнарының барлык проектлары да, шул исәптән 2023 ел өчен Татарстан һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетларының үтәлеше турындагы проектлар да беренче укылышка тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, парламентарийлар ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын һәм җирле үзидарә, Менделеевск һәм Түбән Кама районнары чикләрен билгеләү, ТР Дәүләт Советы депутаты статусы, дәүләт милкен хосусыйлаштыру, урманнардан файдалану, яшьләр сәясәте, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу, намус һәм дини берләшмәләр иреге, мәгариф турындагы законнарны караячак.

Шулай ук депутатлар беренче укылышта «Халык сәнгать һөнәрчелеге турында»гы республика закон проекты хакында фикер алышыр дип көтелә.

Моннан тыш, парламентарийлар җәмәгать судьяларын сайлаячак, ТР Хисап палатасы эшчәнлеге турындагы хисапны, яшьләр сәясәте һәм Татарстанда мәгарифне үстерү программалары хакындагы докладларны тыңлаячак.

Хөкүмәт сәгате республикада мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавына алу темасына багышланыр дип көтелә.

Быел алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының вәкаләтләр срогы тәмамлана. Конституция һәм Татарстан Сайлау кодексы нигезендә, депутатлар сайлау республика парламенты тарафыннан билгеләнә. Тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе булырга тиеш. Шуңа күрә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр йөз көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100