Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Якутскиның туган телгә өйрәтү тәҗрибәсе белән танышты
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тел сәясәте өлкәсендә тәҗрибә алышу өчен Якутиягә килде. Алар Якутск шәһәренең «Кэскил» балалар бакчасында һәм «Айыы кыһата» гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Бу хакта ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстаннан килгән кунаклар белем бирү процессын оештыру, матди-техник база һәм туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән программалар белән танышты. Парламентарийлар төп игътибарны тел сәясәтен гамәлгә ашыруга, укыту методикаларына, туган телгә өйрәтүнең заманча һәм традицион алымнарын куллануга юнәлтте.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Татарстанлыларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дәресләрен оештыруны һәм туган телдә көндәлек аралашу процессын «Кәскил» балалар бакчасы мисалында күрсәттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты һәм ТНВ генераль директоры Илшат Әминов мәктәпкәчә учреждение педагоглары якут теленә өйрәтү өчен кызыклы практика куллануын ассызыклады.
«Әлбәттә, бу тәҗрибә алышу безгә кирәк, чөнки күршеләребез кайбер нәрсәләрне уңышлырак эшли», - диде ул, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли телгә өйрәтү программаларының Татарстан өчен зур кызыксыну уятуын аңлатып.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Балалар бакчасыннан соң делегация якут телендә белем бирүче «Айыы кыһата» гимназиясендә булды. Уку йортына быел егерме ел тулды, дип билгеләп үтте аның директоры Лидия Шамаева. Гимназия 550 укучыга исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта, туган телдә белем алу зур кызыксыну уяту сәбәпле, анда ике сменада 1,8 меңгә якын бала укый.
ТР Дәүләт Советы депутатларына федераль һәм республика конкурсларында, шулай ук илкүләм чараларда катнашу, халык кәсепләренә өйрәтү һәм башкалар турында сөйләделәр.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Сәфәрнең йомгаклары буенча Татарстан һәм Якутия вәкилләре туган телләргә өйрәтү программаларына системалы ярдәм күрсәтү, туган телдә белем бирүнең статусын арттыру һәм төбәкләрнең мәгариф һәм мәдәни сәясәтен җайга сала торган норматив-хокукый базаны камилләштерү зарурлыгын билгеләп үтте.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан парламент делегациясе Саха Республикасы Хөкүмәте каршындагы якут теле терминологиясе республика комиссиясенең эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Якутиягә килде.
Делегация составына ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз