Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хәрбиләр проблемалары буенча кайнар линия оештыра
Җомга көнне, 26 июньдә, Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар линия эшендә «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенә кергән республика Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашачак.
Алар барысы да татарстанлыларның хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәү, социаль һәм хокукый ярдәм, түләүләр һәм ташламалар алу, медицина ярдәме һәм тернәкләндерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 236-00-71, 8-965-593-86-64 (МАКСта сораулар бирү өчен). Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз