news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татмедиа» басмаларына языла

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татмедиа» басмаларына языла
Фото: "Татмедиа"

Бүген традицион акция кысаларында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары газета-журналларга языла. Вакытлы матбугат алу мөмкинлеге белән балалар һәм картлар йортларында тәрбияләнүчеләр тәэмин ителәчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә «Сөембикә» журналы, «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталарына язылды.

Акция һәр ярты ел саен уздырыла.

Исегезгә төшерик, газета-журналларга почта бүлекләрендә дә, сайтта да язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot