Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Сабантуйга бүләкләр җыю традициясен хуплады
Республика башкаласында Сабантуй бәйрәме ярышларында җиңүчеләр һәм катнашучылар өчен традицион бүләкләр җыю узды. Чарада хакимият, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары традицияне хуплады һәм акциягә кушылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кунакларны Дәүләт Советы рәисе һәм парламентарийлар исеменнән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева сәламләде.
«Без сезнең белән рухи яктан бай халык. Без Татарстанның күпмилләтле халкының традицияләрен саклыйбыз, – дип ассызыклады Ирина Терентьева. - Сабантуй – күп гасырлар элек барлыкка килгән, елдан-ел позицияләрен ныгыта һәм географиясен киңәйтә барган бәйрәм».
Чара кысаларында ул бәйрәмгә дип махсус әзерләнгән фарфор вазаны тапшырды.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Ирина Терентьева шулай ук мәдәни мирасны саклау мөһим булуны ассызыклады:
«Традицион кыйммәтләргә кагылу безне көчлерәк итә һәм рухи яктан баета. Иң мөһиме – Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулык саклана. Халык традицияләренә мөрәҗәгать иткән чакта безнең һәрберебез җылылык хисе тоя, ә ышаныч һәм дуслык ныгый».
Ирекле инициативага шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм башка депутатлар да кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз