news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламент каникулларына китте

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламент каникулларына китте. Парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин аларга VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында киләсе көзге сессиягә бурычлар куйды.

«Үсешнең илкүләм максатларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын, ТР Рәисе юлламасының нигезләрен тормышка ашыруны законнар һәм бюджет ярдәмендә тәэмин итү дәвам итәчәк. Сайлаучыларның үтенечләрен үтәү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү аерым контрольдә булачак. Татарстанлыларны борчыган сораулар аз түгел», - дип белдерде ул.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да депутатлар 5,8 меңнән артык мөрәҗәгатьне караган. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Сораулар мәгариф, фән, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү, сәламәтлек саклау, экология өлкәләренә кагылган.

«Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү темасы актуаль булып кала. Әлеге категориядә кабул ителгән мөрәҗәгатьләр саны 20 процентка артты. Профильле комитетлардан бу мәсьәләләргә аерым игътибар итүләрен сорыйм», - дип ассызыклады ул.

Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, депутатларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, миграция, демография сәясәте механизмнарын камилләштерү, инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру, кибермошенниклыкка каршы тору, шулай ук социаль яклауның комплекслы системасын формалаштырып бетерү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә эшне оештырырга кирәк.

Язгы сессиядә Дәүләт Советы барлыгы биш утырыш уздырган. 49 закон кабул ителгән, шуларның дүртесе база законга әйләнгән. Дәүләт Советы депутатлары 38, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2, парламент комитетлары 2, ТР Хөкүмәте 13 закон проекты керткән.

«Кабул ителгән законнар зур иҗтимагый әһәмияткә ия һәм йорт хайваннарын тотуга карата таләпләр кертүгә, реабилитация узган гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итү тәртибен билгеләүгә, креатив индустрияләрне үстерүгә кагыла», – диде Мөхәммәтшин.

Дәүләт советы шулай ук аерым категориядәге балаларны дарулар белән тәэмин итү тәртибен үзгәртте, махсус инвестиция контрактларында катнашучыларга салым ташламалары бирү сроклары, оешмалар мөлкәтенә салым ташламаларының һәм гадиләштерелгән тәртип нигезендә киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булу сроклары озайтты, төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләренең җирле автомобиль юлларыннан файдалану тәртибенә карата таләпләрен бозган өчен җаваплылык билгеләде.

«Татарстанны федераль дәрәҗәдә ишетәләр. Илдә уздырыла торган җирле үзидарә реформасы кысаларында Дәүләт Советы закон проектына илледән артык төзәтмә кертте. Бу төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль рәвештә билгеләү, гамәлдәге шәһәр һәм авыл җирлекләрен саклап калып, бер дәрәҗәле системага күчү яки күчмәү мәсьәләсен үзлектән хәл итү хокукын бирү турындагы тәкъдимнәр һәм башкалар. Шулай итеп, Татарстанда гамәлдәге ике дәрәҗәле система сакланып калды», - дип сөйләде парламент спикеры.

Парламентара элемтәләр үсеше дәвам итте, дип өстәде ул. «Федерация субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек географиясе киңәйде. Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышы һәм Смоленск өлкә Думасы белән парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды», - дип аңлатты Мөхәммәтшин.

Хезмәттәшлек турында барлыгы 46 килешү имзаланды, шул исәптән 11 килешү – чит дәүләтләрнең закон чыгару органнары белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot