news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лядской бакчасын җыештырып, өмәдә катнашты

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лядской бакчасын җыештырып, өмәдә катнашты
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм Республика парламенты аппараты хезмәткәрләре 20 апрельдә республика башкаласының җәмәгать паркларын төзекләндерү өмәсенә килде. Парламентарийлар Казан үзәгендәге Лядской бакчасын җыештырдылар, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы һәм иҗтимагый киңлекләр булдыру, шәһәр скверларын һәм паркларын реконструкцияләү, территорияләрне төзекләндерү буенча проектлар уңышлы тормышка ашырыла.

«Бу урыннарны чисталык һәм тәртиптә тоту – коммуналь хезмәтләр эше генә түгел, ә безнең уртак бурычыбыз. Без – чиста ил өчен, безне әти-әни һәм мәктәп шулай тәрбияләде. Безнең әти-әниләр эшләгән предприятиеләр коллективлары ел саен апрель аенда бәйрәмгә баргандай өмәгә чыга иде. Бүген парк һәм скверларны җыештыру өмәләре кешеләрне эш буенча гына түгел, ә үз шәһәрләрен, урамнарын, ишегалларын матур һәм чиста итеп күрү теләгендә дә берләштерә», - диде Рыбакова.

Ул шулай ук күпләрнең өмәгә балалары белән чыгуына игътибар итте. Бу буыннар дәвамлылыгы һәм хезмәт тәрбиясе турында сөйли.

Дәүләт Советы Аппаратының эшләр идарәчесе, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Булат Хәсәнов, үз чиратында, коллегаларына ярдәмчеллек һәм өмәдә актив катнашу өчен рәхмәт белдерде. Ул республика парламентында коллективны берләштерүгә ярдәм итүче яхшы традицияләр күп булуын билгеләп үтте.

«Иң якты традицияләрнең берсе, һичшиксез, язгы өмә. Анда Дәүләт Советы депутатлары да, Аппарат хезмәткәрләре дә рәхәтләнеп катнаша. Традициянең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанам», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100