news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары гуманитар ярдәм өчен 1 млн сумнан артык акча җыйган

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары быел гуманитар өчен 1 млн сумнан артык акча җыйган, аны махсус хәрби операция зонасына тапшырганнар. Бу хакта журналистларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмне арттырдык. Донбасс халкына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә зур ярдәм күрсәтелде. Төзелеш материаллары сорадылар, без җибәрдек. Алар торак һәм социаль объектларны торгызу өчен бик тә кирәк. Дарулар, эчә торган су да җибәрәбез», - дип сөйләде парламент җитәкчесе.

«Бердәм Россия» партиясе буенча Луганск Халык Республикасына махсус хәрби операция башланганнан бирле 179 йөк машинасы җибәрелгән, барлыгы 2,8 мең тоннага якын кирәк-яраклар төяп, йөк ташылган.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Россиядә, Татарстанны да исәпкә алып, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

«Шуңа күрә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, аларның хокукларын яклауның өстәмә чараларын уйларга кирәк булачак. Бу инде алып барыла, хәзер материаллар әзерләнә, аларны Хөкүмәткә тапшырачакбыз һәм, кирәк булса, закон дәрәҗәсендә карарлар кабул итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100