news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирә

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирә
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирүдә катнаша. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәренең 13нче мәктәбендә урнашкан 1809нчы сайлау участогында тавыш бирде.

«Сайлауга җаваплы караш – бүгенге көнеңне хөрмәт итү һәм иртәгәге көнең турында кайгырту», – дип билгеләп үтте Хөсәенов.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Надршина тавыш бирүдә беренче көнне үк катнашты.

«Эш көнем сайлау участогыннан башланды. Быел 18, 19 һәм 20 сентябрь көннәрендә, ягъни өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин булуын искәртәм. Бу аеруча график буенча эшләүчеләр һәм бакчачылар өчен бик уңайлы», – дип басым ясады Надршина.

Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Югары Ослан районындагы участокта тавыш бирде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов тавыш бирүдә иртән катнашты.

«Бүген иртән РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнаштым. Бу процесс гади, аңлаешлы һәм бик мөһим. Участокларда кеше күп, бу куандыра. Читтә калмагыз, чөнки бүген кабул ителгән карар адым саен барыбызга да кагыла», – диде Нурмөхәммәтов.

  • Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә бара. Татарстанда шулай ук 50нче Биектау бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар үткәрелә.
  • Республикада 65 территориаль һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе эшли. Барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot