news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутат Рәис Сөләймановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Татарстан Дәүләт Советы депутат Рәис Сөләйманов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Карар парламентның 53нче утырышында кабул ителде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«17 апрельдә Питрәч районы Советының чираттагы сессиясендә Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов бу муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде», - дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Сөләйманов яңа вазифага билгеләнү сәбәпле, депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза бирде, дип өстәде ул.

Шуннан соң Мөхәммәтшин аңа Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100