news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советында «авыл түләүләре» өчен яшь чиген арттыру турында сөйләштеләр

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында «авыл түләүләре» алучылар өчен яшь чиген 29 яшьтән 35 яшькә арттыру турында фикер алыштылар. Мондый түләүләр Татарстан авылларында яшәүче хатын-кызларга өченче бала тапкан өчен түләнә.

«Татарстанда яхшы тәҗрибә бар. 2018 елдан башлап, авылда 25 яшькә кадәр беренче бала тапкан хатын-кызларга 50 мең сум күләмендә, ә 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум күләмендә ярдәм чаралары билгеләнгән. Безгә узган елдан бирле авыл яшьләреннән, авыл хатын-кызларыннан мөрәҗәгатьләр күп килде. Аграр яшьләр хатын-кызларның өченче баласын 29 яшьтән соң табарга омтылуы турында белдерде. Статистика шул хакта сөйли. Шуңа күрә бу яшьне 35 яшькә кадәр булса да арттыру тәкъдим ителде. Бу яшьләр турындагы закондагыча», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

2018 елдан беренче бала тугач түләнә торган түләүләр саны – 6 процентка, өченче бала туганда – 27 процентка арткан. Бу максатларга Татарстан бюджетыннан барлыгы 518,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Күрсәтелгән чорда төбәктә өченче һәм аннан соңгы балалар туу өлеше 3,5 процентка арткан, 2021 ел нәтиҗәләре буенча 24,8 процент тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100