news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы 2024 елга бюджет кабул итте

Депутатлар 2024 елга һәм 2025-2026 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турында закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Киләсе елга бюджет керемнәре һәм чыгымнары 399,5 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Бюджет дефицитсыз рәвештә формалаштырылган.

«Закон проектына 200 төзәтмә керде, шул исәптән Министрлар Кабинетыннан – 181, депутатлардан 17 һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан 2 тәкъдим булды. Эш барышында берничә төзәтмә төшеп калды һәм карау өчен 183е калды», - дип сөйләде депутат Леонид Якунин Татарстан Дәүләт Советының 49нчы утырышында.

Ул билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан 2024 елга финанслау 15,7 млрд сумга арткан һәм 67,4 млрд сум тәшкил иткән. Өстәмә акчалар сәламәтлек саклау, юл хуҗалыгы, мәгариф, экология, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәгә юнәлдереләчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бюджет буенча республика Хөкүмәте белән «җитди, җентекле эш» үткәрелгән.

2025 елга бюджетта керемнәр 403,5 млрд сум күләмендә, чыгымнар 416 млрд сум күләмендә салынган. Дефицит 12,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

2026 елга бюджет керемнәре фаразлар буенча 427,4 млрд сум, чыгымнар 446,2 млрд сум, дефицит 18,8 млрд сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100