news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» дәүләт радиосы бүген 95 еллыгын билгеләп үтә

1927 елның 7 нче ноябрендә «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән өндәү радио эфирында беренче тапкыр яңгырый.

«Татарстан» дәүләт радиосы бүген 95 еллыгын билгеләп үтә

Бүген «Татарстан» дәүләт радиосы 95 еллыгын бәйрәм итә. «Тыңлагыз, Казан сөйли!» дигән гыйбарә эфирда беренче тапкыр 1927 елның 7 нче ноябрендә яңгырый. Шул вакыттан бирле Татарстан радиосының һәр тапшыруы «Казан сөйли!» дигән сүзләр белән башлана.

«Татарстан» радиосы эфирында бүген һәм иртәгә бәйрәм тапшырулары яңгырый, дип хәбәр итә «Татар-информ»га радиода тапшырулар алып баручы журналист Раил Садретдинов.

7 ноябрь эфиры гадәттәгечә 6:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт гимны һәм Татарстан радиосы гимнына әверелгән «Казан сөйли» дигән җыр (Мәхмүт Хөсәен шигыре, Рәгъде Халитов көе) белән башланып китте. Көн дәвамында радио эфирында төрле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән һәм иҗат әһелләреннән, гади тыңлаучылардан кабул итеп алынган котлаулар яңгырап торачак.

«Татарстан» радиосы язучы, Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Усманов тырышлыгы белән барлыкка килә. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй була. Татарстан радиосы беренче тапшыруларын Арча кырыннан, ул елларда Казан хәрбиләре төрле сынаулар алып барган радиобазадагы кара япма белән тышланган студиядән башлап җибәрә. Тапшырулар даими булып киткәч, студия хәзерге Тинчурин театры бинасына күчерелә. 1930 елларда радио хәзерге Карл Маркс урамы, 36 йорт адресы буенча күченә. 1939 елдан 2007 елга кадәр Татарстан радиосы тарихи Кекин йортында – М.Горький урамы, 15 йорт адресы буенча эшләде. 2008 елдан башлап Татарстан радиосы Ш.Усманов урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан телерадиокомплекста эшли.

Татарстан радиосының көндәлек тапшырулар күләме 6 сәгатьне тәшкил итә. Бу БДТРК холдингының төбәк департаменты мәгълүматлары буенча, филиаллар арасында иң зур күрсәткеч. Бүген эфирга 50 гә якын оригиналь тапшыру эшләнә. Алар арасында ярты гасырдан артык эфирга чыгучы «Идел белән Урал арасында», 2025 елда эфирга чыга башлавына 50 ел тулачак «Тел күрке сүз» һәм быел эфирга чыгуына 35 ел тулган «Пар канатлар», «Театр - микрофон алдында», «Әдәбиятыбыз сәхифәләре», «Татарстан дулкынында» кебек тапшырулар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100