news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт кинематография комитетының элеккеге рәисе Зөфәр Бохараев вафат

8 октябрьдә Татарстан Дәүләт кинематография комитетының элеккеге рәисе Зөфәр Бохараев 78 яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зөфәр Гариф улы Бохараев 1945 елда Казанда туган. Комсомолда һәм КПССның партия органнарында эшләгән, 15 ел дәвамында Казан яшьләр үзәген җитәкләгән. Аның инициативасы белән үзәктә мәнфәгатьләр буенча клубларның киң челтәре булдырыла: кино сөючеләр, үзешчән җыр, филателистлар һәм филофонистлар клублары, джаз-клуб, дискоклуб эшли.

1994-1995 елларда Зөфәр Бохараев «Казан Кремле» Республика хәйрия фондын җитәкли. 1995-2005 елларда Татарстанның кино тармагына җитәкчелек итә: башта – профиль дәүләт комитеты рәисе, аннары ТР мәдәният министры урынбасары була.

Бохараевның актив катнашы белән Россия кинематография үзәкләре (Казанда - «Мир», Чаллыда «Чулпан» кинотеатрлары) оештырыла. Аның инициативасы белән системалы рәвештә кинематография хезмәткәрләренең съездлары үткәрелә башлый, республиканың киноелъязмасын төшерү, ТР Кинематографистлар берлеге Кино үзәге һәм кино клублары эше яңадан башлана, татар телендә беренче тулы метражлы «Күктау» фильмы төшерелә.

Моннан тыш, Зөфәр Бохараев Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручыларның берсе була, ул чагында фестиваль «Алтын мөнбәр» дип атала. Беренче кинофорум 2004 елда аның җитәкчелегендә уза.

Кинематографист күпсанлы грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы З.Г.Бохараевның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак», - диелә ведомствоның белдерүендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100