news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава торышының начараюы турында кисәтте

Дәүләт автоинспекциясе республикада яшәүчеләрне һава торышының начараюы турында кисәтте.

Бүген Татарстанда күпләп җепшек кар ява, буран вакытында күз күреме начараюы көтелә, көчле җил, тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитә. Юлларда - бозлавык.

Урамда көчле җил аркасында температура 0дән түбән булып тоела.

«Татар-информ» Татарстан башкаласында күпләп кар явуы турында хәбәр иткән иде. Шәһәрдә көтелмәгән һава шартлары узган шимбәдән саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100