Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт архивы 1 декабрьдән кәгазь документлар бирүне вакытлыча туктатачак
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы 2026 елның 1 декабреннән 2027 елның 15 гыйнварына кадәр кәгазь документларны саклау урыныннан уку залына китерүне туктатачак. Бу хакта Дәүләт архивы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Документларның төп нөсхәләре кирәк булган кешеләргә заказны 1 декабрьгә кадәр рәсмиләштерергә киңәш итәләр. Заказ бирелгән материаллар чикләүләр чорына уку залында калачак һәм алар белән гадәти режимда эшләргә мөмкин булачак.
Цифрлаштырылган документларның электрон күчермәләрен элеккечә ТР Дәүләт архивының уку залы компьютерларында табып булачак: Казан, 8 Март урамы, 5а. шул ук вакытта 2026 елның 1 декабреннән 2027 елның 15 гыйнварына кадәр документларны саклагычтан китерү өчен яңа заказлар кабул ителмәячәк.
Уку залының эш графигы элеккечә кала:
Дүшәмбе-чәршәмбе: 8:30 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр.
Пәнҗешәмбе: 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
Җомга: 8:30 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр.
Төшке аш тәнәфесе -12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр. Һәр айның соңгы җомгасы – санитария көне.
ТР Дәүләт архивына килүчеләргә визитларны алдан планлаштырырга һәм чикләүләр башланганчы кирәкле документларга заказ бирергә киңәш итәләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз