news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт ансамбленең балалар студиясе бөтенроссия бәйгесендә призлы урыннар алган

Татарстан Дәүләт ансамбленең балалар студиясе бөтенроссия бәйгесендә призлы урыннар алган
ТР Җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

Бөтенроссия конкурс-фестивалендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар студиясе коллективы барлык призлы урыннарны алган

«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокал-хореография студиясе Удмуртиядә узган «ИТАЛМАС ЧАКЫРА» II Бөтенроссия халык бию студиясе укучылары конкурс-фестивалендә катнашып I урынга лаек булды һәм 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Моннан тыш, ансамбль «Гармун» әсәре өчен – I һәм «Яз» композициясе өчен II урын алган. Жюри әгъзалары шулай ук Татарстаннан балалар коллективына «Егетләр биюе» чыгышы өчен III урын биргән.

Студия балалары Донецк, Чиләбе, Краснодар, Петрозаводск, Ижевск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән коллективлар арасында җиңү өчен көрәшкән.

  • ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар өчен вокал-хореография студиясе үз эшен 2020 елның сентябрендә башлап җибәргән иде. Белем бирүнең төп максаты – сәләтле балаларны эзләү, шулай ук аларның һөнәри үзбилгеләнүендә ярдәм күрсәтү.
  • Элегрәк балалар студиясе 2004 елдан 2013 елга кадәр эшләгән һәм бары тик хореография юнәлешендә дәресләр алып барган. Бүгенге көндә балалар студиясе вокал-хореография статусына ия: бу тәрбияләнүчеләрнең талантларын күрсәтү мөмкинлекләренең шактый киң булуы турында сөйли.
  • Студиянең сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Ләйсән Хәмитова. Репетиторлар (ансамбль балеты артистлары) – Татарстан Республикасының атказанган артисты Илмир Мөхәммәтҗанов һәм Сөмбел Хәмитова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100