Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе коллектив белән Сабантуйга бүләк җыюга кушылды
Казан Сабан туена бүләк җыюга багышланган йолага хезмәт коллективлары кушылучылар арасында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе дә булды. Бу уңайдан инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова үзенең фикерләре белән уртаклашты.
«Бүген шундый матур, ямьле җәйге көн. Балачактан ук гел истә калган. Бу көнне түземсезлек белән көтеп ала торган идек. Бәләкәй чактан ук хәтердә: әби-бабайлар, әти-әниләр белән Сабан туйларына җыела идек. Ераклардан туганнар, кунаклар кайта иде. Ә әлеге вакытта бирнә җыюга килгәндә, ел саен оешмабыз белән бу ифрат дәрәҗәдә күңелле вакыйгага кушылабыз. Менә бергәләп, бөтен коллектив белән чыктык», – дип сөйләде Розалия Арсланова «Татар-информ»га.
Шулай ук әңгәмәдәш, Сабантуйның ватандашлар өчен әһәмиятен билгеләде.
«Авылларыбыздагы иксез-чиксез басуларда инде уңышка нигез салынган. Шаулап үсеп, тук башаклар белән генә сөендерсен кырлар. Сабантуй – чын-чыннан хезмәт кешесенә ихтирам күрсәтү, аңа ил табынын баетуга керткән өлеше өчен рәхмәтләр ирештерү. Сабантуйга халык килеп торсын, балалар һәм оныкларга шушы милли бәйрәмебезне күрсәтеп үстерсеннәр», – дип ассызыклады ул.
Йола барышында инспекциянең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина да чараның халыклар бердәмлеген дәлил итүен дә билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз