news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Даими вәкиллегендә рәссам Рәмзия Зиннәтова белән очрашу узды

ТР Даими вәкиллегендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабировның Петербургта яшәүче татар рәссамы Рәмзия Зиннәтова белән очрашуы узды. Очрашуда шулай ук Кытай рәссамы Ван Ли да катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Рәмзия Зиннәтова – 1985 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Казанда туган. 1973 елда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген, ә 1980 елда И.Е.Репин исемендәге сәнгать академиясенең графика факультетын тәмамлаган. Петербургта яши һәм эшли. Санкт-Петербург дәүләт университетында Сәнгать институтының филология һәм сәнгать факультетында укытучылык эшчәнлеге алып барган. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның Кызыл Авыл районы 547 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли. 1980 елдан Петербург, Казан, Кытайдагы (Шанхай) күргәзмәләрдә актив катнаша. Аның эшләре Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Сәнгать академиясе, Татарстан Дәүләт сәнгать музее фондларында, Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана. Ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршындагы Татар иҗат эшлеклеләре ассоциациясе әгъзасы.

Очрашу нәтиҗәсендә рәссамнар күргәзмә һәм пленэр эшчәнлегендә катнашу турында килешкән. Очрашуда катнашучылар шулай ук мәдәни-агарту эшчәнлеге мәсьәләләре, 547 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә конкурслар, Җәлил укулары, балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрү турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot