news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачыла

Күргәзмәдә Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлиловның шәхси әйберләре куелачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгында урнашкан  Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачыла. Бу хакта музей-тыюлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә беренче профессиональ театрга нигез салыну һәм үсешен күзалларга ярдәм итә, 110 еллык тарихында татар театры миллионлаган тамашачылар, төрле буын вәкилләре, милләтләр һәм конфессияләр мәхәббәтен яулаган, Татарстан һәм бөтен төрки дөньяның мөһим мәдәни символы һәм республика халык мирасы булган.

Экспозициядә уникаль архив документлары, спектакльләр афишалары, буклетлар һәм программалар, костюмнар һәм декорацияләр сызымнары, фотографияләр, газеталар һәм журналлар, Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил һ.б. шәхси әйберләре куелачак.

Күргәзмәне Г.Камал театры Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән берлектә оештырган. Анда Татарстан Милли музее һәм КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе материаллары файдаланылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100