news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәфәргә җыена

Себер төбәгендә яшәүче милләттәшләребез Татарстан җыр һәм бию ансамбле чыгышын янә күрә алачак

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Март урталарында Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамбле Себергә гастрольләргә юл алачак. Бер атналык иҗади сәфәре барышында коллектив Түбән Варта, Томски, Сургут, Тубыл шәһәрләрендә һәм кайбер татар авылларында чыгыш ясарга ниятли.
Ансамбльдән алынган мәгълүматларга караганда, читтә яшәүче милләттәшләребез игътибарына 2007 елда, ансамбль оешуга 70 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерлгән “Җиде энҗе бөртеге” дигән программадан җырлы-биюле композицияләр һәм “Алтын фонд”тан номерлар тәкъдим ителә.
Бу айда Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан мәктәпләрендә дә чыгыш ясаячак. Соңыннан, республика шәһәр һәм районнарына гастрольләргә чыгу күздә тотыла.
Көзгә исә коллектив яңа программа тәкъдим итәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot