news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә халыкара Музыка йортында чыгыш ясаячак

Чара Россия Федерациясе халыклары мәдәниятләре фестивале кысаларында оештырыла.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 7 февралендә Мәскәү халыкара Музыка йортында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россия Федерациясе халыклары мәдәниятләре фестивале кысаларында оештырыла.

Светлановский залы сәхнәсендә Татарстанның данлыклы коллективы белән бергә Коми Республикасының «Асъя кыа» («Иртәнге шәфәкъ») Дәүләт ансамбле дә чыгыш ясаячак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot