Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кукмара һәм Биектау районнарында чыгыш ясый
1 февральдән ансамбльнең мәдәни марафоны старт ала.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең «Туган ил» программасы белән республика авылларына гастрольләргә чыга.
1 февральдән ансамбльнең мәдәни марафоны старт ала. Концертлар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтә, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.
Коллективның «Туган ил» программасына вокаль-хореографик композицияләр, татар халык җырлары һәм ансамбльнең алтын фондыннан попуррилар кергән.
Программада «Туй» музыкаль-хореографик спектакленнән номерлар да бар.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков коллективның чыгышлары авыл халкы өчен көтелгән вакыйга булуын әйтте.
Февраль аенда коллектив Кукмара һәм Биектау районнарында чыгыш ясаячак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз