news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт учреждениеләренә 7 млн хакер һөҗүме ясалган

Узган ел республикада Интернетта санкцияләнмәгән активлыкның 11 млн очрагы теркәлгән.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елда Татарстанның барлык дәүләт интернет-ресурсларында санкцияләнмәгән активлыкның 7 млн чамасы очрагы теркәлгән. Бу күрсәткечкә парольләрне дөрес язмау да керә. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән очрашуда вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Узган ел нәтиҗәләре буенча 11 млн шундый факт теркәлгән. Аерым мәгълүмат һәм мәгълүмат системасы үзе дә саклауга мохтаҗ. Бигрәк тә финанс хезмәтләрне саклауга аерым игътибар бирелә. Агымдагы елда Татарстан дәүләт хезмәтләре аша 14 млрд сум төрле түләүләр узган. Татарстанлыларның ышанычы  бик мөһим”, - диде ул.

Тиздән мәгълүматларны саклау алымнары үзгәрәчәк. Бу федераль закон таләпләре катгыйлану белән бәйле, дип аңлатма бирде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100