news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының язгы сессиясе ачылды

Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгарыла.

Татарстан Дәүләт Советының язгы сессиясе ачылды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45нче утырышы башланды. Язгы сессиядә бу беренче утырыш.

Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгарыла, ләкин депутатлар өстәмәләре белән сораулар саны артырга мөмкин. Утырышта 17 республика закон проекты, 16 федераль закон проекты каралачак.

Республика закон проектларының берсе икенче укылышка тәкъдим ителә. Бу ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү һәм Татарстан Республикасында адреслы социаль ярдәм турында законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү буенча закон проекты. 16 закон проекты беренче укылышта каралачак.

Бюджет, Экология, Сайлау кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алышу көтелә. Шулай ук, «ТРда җирле үзидарә турында», «ТРда гражданнар мөрәҗәгатьләре турында», «ТР Хисап палатасы турында», «Татарстанда сәнәгать сәясәте турында», «Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге турында» закон проектлары чыгарыла.

Парламентарийлар «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында», «ТРда күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү үткәрү турында», «Татарстанда мәдәни мирас обектлары турында» һәм башка закон проектларын да караячак.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның 2018 елда кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше буенча доклады, шулай ук Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның полиция эше буенча хисабы тыңланачак. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100