news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының парламент үзәге 10 еллыгын билгеләп үтә

РФ ФҖ Федерация Советы парламент проектлары конкурсында телевизион комплекс җиңүче булды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советының парламент үзәге оешуга - 10 ел. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, 2006 елның 12 октябрендә ул III чакырылыш Дәүләт Советының 26 нчы утырышы алдыннан тантаналы шартларда ачылган иде. Утырышлар залы холлы алдында символик тасманы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ул вакытта ТР Премьер-министры булган Рөстәм Миңнеханов кисте.

Минтимер Шәймиев ул чакта билгеләп үткәнчә, үзәк ачылу аның өчен, бигрәк тә соңгы дистә елда сәяси реформалар актив барган процессны исәпкә алсак, үзгә вакыйга булды.

Заманча техника белән җиһазландырылган үзәк бүген дә парламент эшен оештыруда үрнәк санала. Аңа утырышлар залы (туры телевизион һәм радио тапшырулар, синхрон тәрҗемә системасы һәм интернет-трансляцияләү мөмкинлеге каралган), китапханә, музей, чит ил кунакларын кабул итү залы, телевизион комплекс, матбугат вәкилләре өчен берничә бүлмә керә. Үзәккә чит ил делегацияләре, Дәүләт Советы чакыруы буенча Ачык ишекләр көненә студентлар һәм укучылар даими килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100