news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының җитәкчелек составын 20 сентябрьдә сайлаячаклар

Утырышта каралган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен республика парламенты депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе оештырылачак.

Татарстан Дәүләт Советының җитәкчелек составын 20 сентябрьдә сайлаячаклар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина) Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның беренче утырышы 20 сентябрьдә узачак. Анда ТР Дәүләт Советы рәисен һәм аның урынбасарларын, шулай ук комитет җитәкчеләрен сайлау мәсьәләләре каралачак. Бу хакта Дәүләт Советында үткән Президиумда билгеле булды.

Дәүләт Советының көн тәртибенә барлыгы 16 мәсьәлә кертелгән. Парламент секретарен сайлау планлаштырыла. Моннан тыш, парламент комитетларын төзү, аларның составын билгеләү, шулай ук аларның рәисләрен һәм Президиумын сайлау, Федерация Советы әгъзасына республика парламентыннан вәкил вәкаләтләрен бирү турындагы мәсьәләләрне карау күздә тотыла.

“Яңа төзелгән комитетка тәмамланмаган закон проектларын тапшырылачак", – диде чыгышында ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Сораулар буенча алдан фикер алышу өчен, Президиум әгъзалары 18 сентябрьдә республика парламенты депутатлары вәкилләренең киңәшмәсен чакырырга карар кылдылар. Депутатлар вәкилләрен сайлауны 17 сентябрьдән дә соңга калмыйча үткәрергә кирәк, диелде Президиумда.

  • Искәртеп үтик, Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә узды. “Бердәм Россия” партиясе — 72,4%, КПРФ — 10,7%, “Гадел Россия” — 3,96%, ЛДПР — 3,79%, “Россия коммунистлары” — 3,65%, “Пенсионерлар Партиясе” — 2,47%, “Үсеш партиясе” - 1,82% тавыш җыйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100