news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының иң бай депутатлары билгеле булды

Дәүләт Советының иң бай депутаты узган елда 604,6 миллион сум акча эшләгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы депутатларының узган елгы керемнәре билгеле булды. Республика парламенты сайтында керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар дөнья күргән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган елда 2016 елга караганда 6,3 миллион сумга күбрәк акча эшләгән. Аның кереме 17,57 миллион сум (2016 елда – 11,31 миллион) тәшкил иткән. Фәрит Мөхәммәтшинның хатынының кереме 9,63 миллион сум булган.

Парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов, Римма Ратникова һәм Татьяна Ларионова 4,66, 4,19 һәм 4,72 миллион сум акча эшләгән.

Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина 6,68 миллион сум күләмендәге керемен декларацияләгән. 2016 елдагы белән чагыштырганда, аның табышы 2,14 миллион сумга арткан.

Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов 2,7 миллион сум акча эшләгән.

«Кулон» генераль директоры Альберт Фәхретдинов республика Дәүләт Советының иң бай депутаты дип табылган. Аның кереме 604,6 миллион сум тәшкил итә. «СМП-Нефтегаз» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров (427,6 миллион сум) – икенче, «ТрансТехСервис» идарәче компаниясе директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев (407,3 миллион сум) өченче урында.

Парламентарийлар Наил Маганов һәм Дмитрий Самаренкин 100 миллион сумнан артыграк акча эшләгән.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды рәисе Тәлгат Абдуллинның узган елдагы кереме – 4,3 миллион, «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе башлыгы Равил Җиһаншинныкы – 34,4 миллион, «Бәхетле» кибетләр челтәренә нигез салучы Мөслимә Латыйпованыкы 32 миллион сум чамасы тәшкил иткән.

«Татфондбанк»ның элеккеге идарә рәисе Роберт Мусин – 8,99 миллион, «Татсоцбанк»ның идарә рәисе Анастасия Колесова 94,86 миллион сум күләмендәге керемен декларацияләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100