news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы 21 декабрьдә узачак

Бүген парламент президиумында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы датасын билгеләделәр.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы 21 декабрьдә узачак. Бүген парламент президиумында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы датасын билгеләделәр.

Республика парламенты сәркатибе Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, комитетлар утырышта 23 мәсьәләне карарга тәкъдим итә.

«Бу – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышы. Көн тәртибендә салымнар белән бәйле катлаулы мәсьәләләр дә бар», - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышның көн тәртибенә өстәмәләр дә кертелергә мөмкин, дип хәбәр итте ул. Аерым алганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, 21 декабрьдә депутатлар ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министрын килештерү турындагы мәсьәләне дә карарга мөмкин.

Рафис Борһанов 4 декабрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100