news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Иҗтимагый палатаның 20 әгъзасы сайлана

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары иҗтимагый оешмалар тәкъдим иткән 28 кандидатурадан сайланачак.

Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Иҗтимагый палатаның 20 әгъзасы сайлана
gossov.tatrstan.ru

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының булачак утырышында парламенттан республика Иҗтимагый палатасының 20 әгъзасын сайлаячаклар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин хәбәр итте.

«Киләсе елның гыйнвар аенда Иҗтимагый палатаның хәзерге составының вәкаләтләре срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, яңа состав формалашу турында игълан ителде. Бер ай дәвамында Дәүләт Советына Иҗтимагый палата составына кандидатуралар буенча иҗтимагый оешмалардан 29 гариза керде», - дип сөйләде депутат.

Яһүдин Татарстан Иҗтимагый палатасы 60 әгъзадан тора, аларның 20се – республика Президенты, ә өчтән бере - Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә, дип искәртте. Аннары алар бергә тагын 20 кешене сайлый.

«Сириус» хатын-кызларга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән Сурия Усманова кандидатурасы кире кагыла. Кире кагуның сәбәбе – оешманың эшли башлавына өч ел юк», - диде парламент комитеты рәисе.

Шулай итеп, Татарстан Дәүләт Советы утырышында 28 кандидаттан торган рейтинглы тавыш бирү юлы белән Иҗтимагый палатаның парламенттан 20 әгъзасы расланачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100