news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советының 44нче утырышында парковкалар турында закон проектын карыйлар

Республика парламенты утырышы көн тәртибенә 22 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының V чакырылышы 44нче утырышы була. Депутатлар икенче укылышта “Татарстанда юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә кайбер мәсьәләләрне көйләү турында”гы закон проектын карыйлар. Аның нигезендә республикада парковкалар эшчәнлеге билгеләнәчәк.

Парковкалау турындагы закон проектына 30 төзәтмә кергән. 12 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитетында аларның күбесе кире кагылган.

Утырышның расланган көн тәртибе нигезендә парламентарийларның 22 мәсьәлә буенча фикер алышуы планлаштырыла. Биредә шулай ук беренче һәм икенче укылышка тәкъдим ителгән ун республика законы проекты, алты федераль закон проекты һәм закон инициативалары бар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot