news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советының 28 нче утырышы уза

Көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген 5 нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 28 нче утырышы уза.

Парламент әгъзалары утырышта 21 сорау буенча фикер алышырга җыена. Алар арасында, аерым алганда, тугыз республикакүләм һәм ун федераль канун проекты. Республика канун проектларының берәрсе икенче һәм өченче укылышта, ә җидесе беренче укылышта каралачак.

28 нче утырышта каралачак канун проектлары арасында муниципаль район һәм шәһәр округларындагы җирле үзидарә органнарының кайбер очраклар буенча дәүләт вәкаләтләрен бүлү, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым сорауларны көйләү, Җир кодексына үзгәрешләр кертү кебек сораулар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot