Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Дәүләт Советында татар теле терминологиясе проблемалары турында фикер алышачаклар
Татарстан Дәүләт Советында татар теле терминологиясе проблемалары турында фикер алышачаклар
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). 22 апрель көнне ТР Дәүләт Советында Республика фәнни-гамәли конференциясендә татар теле терминологиясен камилләштерү проблемалары турында фикер алышыначак. Каралачак темалар шактый: гомумиләреннән алып – “Глобальләштерү шартларында татар терминологиясе үсеше тенденцияләре”, махсусларына кадәр – “Татар телендә химик терминнар”.
Республика конференциясен парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Дәүләт Советының ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстларының тиңдәшлеген билгеләү комиссиясе, ТР Министрлар Кабинетының ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.
Соңгы тапкыр депутатлар татар терминологиясе проблемасы белән узган ел ахырында җирле үзидарә буенча закон проектларын кабул иткәндә очрашты. Ул вакытта Татарстан Президенты авылларның тарихи исемнәре юкка чыгуга борчылу белдерде. Торак пунктларын исемнәрен татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү белән дә проблемалар шактый. Шуңа бәйле рәвештә муниципаль берләшмәләрнең чикләрен һәм статусларын билгеләү турындагы ТР закон проектларының топонимик экспертизасы буенча махсус эшче төркем оештырылды.
Конференциядә шулай ук татар теле һәм лексикографиясе кулланылышын киңәйтү һәм үстерү, хәзерге татар әдәби теле һәм аның стильләре, сүзлекләр төзү мәсьәләләре каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз