news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелә

Закон чыгару ограны вәкилләре белән аралашуның темасы парламент дәресе-2016ны үткәрү булачак

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2016"ны оештыру һәм үткәрүдә катнашучы педагоглар өчен Ачык ишекләр көне уздырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Парламентта кунакта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук "Парламент дәресе" дипломантларын әзерләгән укытучылар булачак.

Әлеге чара "Парламент дәресе" проекты кысаларында үткәрелә. Быел әлеге дәресләр 8-13 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак. "Парламент дәресе-2016"ның темасы - "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт".

Искәртеп узабыз: Татарстанда парламент дәресләре Дәүләт Советы башлангычы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың Белем бирүне үстерү институты катнашында, 2009 елдан башлап, ел саен үткәрелә. Алар укучыларда сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруга булыша.

Ачык ишекләр көне кысаларында педагоглар республика парламентының эшчәнлеге белән танышачак, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашачак.                                                      

news_right_1
news_right_2
news_bot