news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырылды

Берләшмә хатын-кызларның балалар, гаилә мәсьәләләре өлкәсендә дәүләт сәясәте формалаштыруга йогынтысын көчәйтү өчен оештырылган

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе һәм “Яңа гасыр телерадиокомпаниясе” депутатлары төркеменең уртак җыелышында республика парламентының “бердәмроссиялеләр” фракциясе составында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыру турында карар кабул ителде.
ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе һәм “Яңа гасыр телерадиокомпаниясе” депутатлары төркеменең уртак җыелышы ТР Дәүләт Советының 5 утырышы башланыр алдыннан булды. Җыелышта катнашучыларга “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәясәт советы секретаре урынбасары Римма Ратникова мөрәҗәгать итте. Ул 4 нче чакырылыш республика парламентына 14 хатын-кыз сайлануын искә төшереп үтте.
Аның сүзләренчә, Татарстан парламентының хатын-кыз депутатлары бу өлкәләрдә дәүләт сәясәтен формалаштыруга хатын-кызлар йогынтысын көчәйтү максаты белән “Бердәм Россия” фракциясе составында үз берләшмәләрен оештыру турында белдерделәр, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә.
“Алкоголь һәм наркоманиягә каршы тору буенча, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында тамырдан үзгәртә торган чаралар кирәк, - ди Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. – Безне балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, белем бирү, аларның физик, рухи һәм әхлакый үсеш алуы, аларны бик тиз үзгәрә торган дөньяга әзерләү проблемалары борчый. Икътисади кризис шартларында күп балалы һәм ялгыз аналар, инвалид балалар булган аналар, яшь хатын-кызлар һәм пенсия яшендәге хатын-кызларның проблемалары барлыкка килде. Хәзерге шартларда хатын-кызларга эш табу авыр”.
“Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә Т.Водопьянова, Г.Еремеева, С.Захарова, А.Захматова, А.Исаева, А.Колесова, Л.Кузьмина, В.Липужина, Л.Маврина, Л.Малыхина, Ф.Мостафина, Р.Ратникова, Г.Табакчи һәм А.Шәрипова керде. Берләшмәнең җитәкчесе итеп ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисенең урынбасары Людмила Кузьмина сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100