news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советында авыллар бөлү проблемасы турында сөйләштеләр  

"Зур шәһәрләрдән 30 км радиуста урнашкан авыл җирлекләре паспортларын әзерләү мөһим", - диде архитектор Вячеслав Нилов.

Татарстан Дәүләт Советында авыллар бөлү проблемасы турында сөйләштеләр
 
Ильсия Завилейская/Зеленодольский район

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының  Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында авыллар бөлү, авыл территорияләрен үстерү турында сөйләштеләр. Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы Вячеслав Ниловның авыл территорияләрен үстерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате тыңланды.
 
Нилов фикеренчә, Татарстан картасыннан якын арада, халкы бетү сәбәпле, 49 авыл юкка чыгуы ихтимал. Татарстанда барлыгы 3 мең 112 авыл исәпләнә. Халкы унга кадәр генә булган 252 авылга да юкка чыгу куркынычы яный. 2002 елда мондый авыллар саны 196 булган, 2010 елда 252 гә җиткән. "Авылларны торгызу буенча дәүләт программасы кирәк", - ди Вячеслав Нилов.
 
Ул 49 авылның юкка чыгып килүен туктату, урамнарны үзгәртеп, яңа межалау уздыру, теләгән яшь гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә участок паспортлары әзерләү кебек тәкъдимнәр белән чыкты. 252 авылда ташландык каралты-кураларның инвентаризациясен үткәрү, бу җирлектә яшәүчеләр катнашында яңадан межалау, җир участокларын бушлай арттыру мөмкинлеге бирү кирәк дип саный.
 
"Зур шәһәрләрдән 30 км радиуста урнашкан авыл җирлекләре паспортларын әзерләү мөһим. Күпме торак йорт, күпмесе югалган, киңәйтү мөмкинлеге буенча анализ үткәрергә. Моннан чыгып, уңайлы шартларны исәпкә алып, халыкны җәлеп итүчәнлек индексларын төзергә кирәк.  Шәһәр халкы боларны белергә тиеш", - диде Вячеслав Нилов.
 
"Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе" җитәкчесе Диләрә Шувалова авыл территорияләрен үстерү программасы федераль дәрәҗәдә кабул ителгәнен, хәзер республика дәрәҗәсендә формалашуын әйтте. "Авыл яшьләренең барлык программалардан хәбәрдар булуы мөһим. Кызганыч, авылга кайткан яшь белгечләр арасында дәүләттән ярдәм турында белмәү очраклары бар. Алар алты ай эчендә үз һөнәре буенча эшкә урнашу кирәклеген белмәгән, нәтиҗәдә, дәүләт чараларыннан мәхрүм калган", - диде.
 
Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Рөстәм Равилов, чыгарылыш белгечләренең авыл җирлегенә гыйлемле кеше, лидер булып кайту бурычын күздә тотканнарын әйтте. "Проблема шунда: кайбер оешмалар яшьләрне авылга җәлеп итүгә ваемсыз карый. Районнарда ветеринарлар, зоотехниклар белән тәэмин ителешне карасак, кайсы районнарда кирәгеннән артык, ә каядыр алар җитми. Минемчә, кеше эшли алырлык шартлар тудырып, хезмәт хакын да кайгыртып була", - ди ул.
 
Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров авыл территорияләре үсеше фермерлык белән бергә үрелеп барырга тиеш дип саный. Ул фермерлык белән шөгыльләнү өчен җир биләмәләрен алуны гадиләштерү өчен дәүләт программасы кирәк, дигән фикердә.
 
Утырышта, шулай ук, студентлар, төзелеш отрядлары составында, беренче курстан ук авыллар белән танышырга тиеш, дигән фикер яңгырады. Моның өчен, һәр авылның үз архитекторы булып, аның "изюминка"сын күрсәтә белергә тиеш, дип әйтелде. Күтәрелгән проблемаларның тагын берсе – авылларда кулланылмаган җирләр. Үз җиреннән кулланмаган милекчеләрдән җирне йолып алу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Комитет рәисе Таһир Һадиев утырышны йомгаклап, бу мәсьәләләрнең әһәмиятле булуы белән килеште. "Республикада авыл территорияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә кыенлыклар күп, аларның күбесен закон аша хәл итү кирәк", - диде.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100