news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда 144 күзәтүче катнашты

Татарстанда сайлауларда беренче тапкыр Казан Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр эшләде.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Григорий Князев). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 8нче Чуйков бермандатлы округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда 144 күзәтүче катнашты. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында сайлау нәтиҗәләре буенча комиссия рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Татарстанда сайлауларда беренче тапкыр Казан Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр эшләде. Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бу Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы хуплавында сайлаулар турындагы республика законына төзәтмәләр кертү уңаеннан мөмкин булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100