news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү тәмамланды

Беренче нәтиҗәләр иртән билгеле булачак

  (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Камил Әсәдуллин). Бүген 20.00 сәгатьтә V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү тәмамланды. Республикада барлыгы 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2763 участок сайлау комиссиясе, шулай ук вакытлыча булу урыннарында 51 участок сайлау комиссиясе эшләде.

Сайлау участоклары ябылганнан соң участок сайлау комиссиясе әгъзалары кулланылмаган бюллетеньнарны юкка чагарырга, тавышлар санын санарга, беркетмәләр тутырырга һәм законда каралган башка процедураларны башкарырга керешә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, тавышларны санау вакытында көтелмәгән мизгелләр булырга мөмкин. Мисал өчен, закон буенча бер участокта ике кандидат бер үк санда тавыш җыйса, алданрак теркәлгән кандидат җиңәчәк.

Тавыш бирергә килүчеләр саны 1-2 сәгатьтән билгеле булачак, ә сайлауларның беренче нәтиҗәләре 15 сентябрендә ачыкланачак.

Искәртеп узабыз:18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлаучыларның 67,58 проценты яки 1 млн 952 мең 14 сайлаучы тавыш биргән. Тавыш бирүчеләр саны буенча Кайбыч, Чирмешән һәм Әтнә районнары лидерлык итә, анда сайлаучыларның 97 проценттан артыгы тавыш биргән.

(Фотосурәт izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100