news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 18 меңгә якын күзәтүче эшли

Кайбер участокларда бер үк вакытта 25кә якын күзәтүче һәм киңәш хокукына ия комиссия әгъзалары эшләячәк.

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 18 меңгә якын күзәтүче эшли
Рамиль Гали

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда 18 меңгә якын күзәтүче эшли. Бүген, 8 сентябрьдә, республика халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов матбугат конференциясе вакытында шундый мәгълүматлар китерде.

«Сайлауда 18 меңгә якын күзәтүче, 470кә якын аккредитацияләнгән журналист эшли. Күргәнегезчә, бу бик зур саннар», - диде Шаһиәхмәтов.

Сайлау участокларында күзәтүчеләр дә, киңәш хокукына ия комиссия әгъзалары да, шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә эшләргә мөмкин, дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Алар катнаш системада оештырылган. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат яки үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү иртәнге 7дә башланды һәм кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100