news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советына сайлауга кандидатларны чыгару өчен утыз көн бирелә

Сайлау комиссияләре сайлаучылар исемлеген тавыш бирүгә унбер көн алдан төзеп куярга тиеш.

Татарстан Дәүләт Советына сайлауга кандидатларны чыгару өчен утыз көн бирелә
Михаил Захаров

(Казан, 24 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советына сайлауга кандидатлар исемлеген чыгару өчен утыз көнлек срок бирелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Ул моның Сайлау кодексына кертелгән иң мөһим үзгәреш булуын әйтте. "Бу норма беренче тапкыр кулланыла. 30 көнлек срок барлык дәрәҗәдәге сайлаулар – Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль сайлауларда өчен дә бердәм срок булачак. Бу норма киләсе елда Татарстан Республикаы Президентын сайлауда да кулланылачак", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

24 майда сәяси партия вәкилләре белән очрашуда ул сайлау кампаниясендә катнашу һәм теркәлү өчен документлар сайлау комиссияләренә 2019 елның 24 июнендә кабул ителә башлавын, 24 июльдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиешлеген хәбәр иткән иде.

Аннары ун көн дәвамында кандидатлар исемлеге төзелә. Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау комиссияләре сайлаучыларны тавыш бирүгә унбер көн алдан төзеп куярга тиешлеген дә әйтте.

2019 елның 8 сентябрендә узачак ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашучылар исемлеге 2 августка әзер булыр дип көтелә. Партия һәм кандидатлар арасында бушлай эфир вакытын бүлү жирәбәсе 8 августтан да соңга калмыйча уздырылырга тиешлеген искәртте.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100