Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советына сайлауга 269 кеше кандидат буларак теркәлгән
Кандидатларның күбесе – 138 кеше – бермандатлы округлар буенча күрсәтелгән.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). 18 июльгә булган мәгълүматлар буенча Татарстан Дәүләт Советына сайлауга 3 сәяси партиядән – 131, бермандатлы сайлау округлары буенча 138 кеше кандидат буларак теркәлгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 70нче утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.
«Республика сайлау округы буенча «Бердәм Россия», КПРФ һәм «Гадел Россия» сәяси партияләренең кандидатлар исемлеге (барлыгы 131 кандидат) теркәлгән», - дип искәрттеләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
Бермандатлы округлар буенча 296 кандидат сайлауда катнашырга дәгъва кылган, әмма аларның яртысыннан кимрәге генә (138 кеше) теркәлгән.
- ТР Дәүләт Советына сайлау 2019 елның көзендә узачак. Сайлау комиссияләрендә электрон урналар һәм QR-кодлы беркетмәләр кулланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз